2012 елның 8 июлендә Мирный поселыгындагы ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының спорт базасында ҮДО – ТР МДН, Ислам мәдәни Үзәге белән берлектә, мөселман яшьләре арасында икенче республика спорт-республика ярышлары оештырды.
Ярышларда Яр Чаллы шәһәреннән, Әгерҗе, Мөслим, Менделеевск, Сарман, Минзәлә, Буа, Балык Бистәсе, Баулы районнарыннан мөселман яшьләре, шулай ук Ислам мәдәни үзәк һәм ТР Гарәп студентлары берлеге вәкилләре катнашты.
Волейбол буенча беренчелекне – Буа мөхтәсибәте, өстәл теннисы буенча ТР Гарәп студентлары берлеге алды, Яр Чаллы шәһәре командасы иң яхшы ислам тәгълимате белүчеләр исеменә лаек булды. Җиңүчеләргә диплом, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.