2012 елның 5 июлендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Татарстан Мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз Европа дәүләтләре вәкиллекләренең киңәшчеләре делегациясен – кеше хокукы, толерантлык һәм милли мәсьәләләр буенча экспертларны кабул итте. Делегация составына шулай ук Европа Берлеге вәкиллекләре сәркатипләре, Швеция, Бельгия, Финляндия, Дания, Бөекбритания, Литва, Франция, Италия, Греция, Словения, Нидерланд һәм Германия вәкиллеге экспертлары һәм сәркатипләре кергән иде. Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге, республикабыз мөселманнары турында сөйләп үтте, кунакларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Мөфти Европа дәүләтләре вәкиллекләренең киңәшчеләр делегациясе белән очрашты
05 июль 2012 ел 15:26

Соңгы яңалыклар
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы