Билгеле булганча, бу көннәрдә Татарстанда мөселман яшьләренең алтынчы фестивале бара. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Идел” яшьләр үзәге, ТР Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе теләктәшлегендә оештырылган әлеге форум Казаннан 30 км ераклыкта урнашкан “Идел” яшьләр үзәгендә уза.
Фестивальдә Россиянең 20 төбәгеннән 100дән артык мөселман яшьләре катнаша. Фестиваль кысаларында республикабызның танылган дин әһелләре, галимнәр белән кызыклы очрашулар оештырыла. Берничә көн эчендә яшьләр Россия ислам университетының фән эшләре буенча проректоры, голәмәләр шурасы җитәкчесе Рөстәм Батыр, Казанның «Тынычлык» мәчете имам-хатыйбы Камил Самигуллин, “Иман нуры” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Закиров, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, шулай ук ТР Президентының дини оешмалар белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, Чувашстан республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Марат Низамов белән очрашып, үзләрен борчыган сорауларга җавап таба алдылар.
Фестиваль кысаларында Изге Болгар шәһәренә сәяхәт кылынды, шулай ук Татар зиратына барып, мәрхүмнәр рухына дога кылып кайттылар.
Бүген фестивальдә катнашучы яшьләр өчен Россия ислам университеты ректоры, галим Рәфыйк Мөхәммәтшин, Иран Ислам республикасы генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян, Татарстан Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисе Линар Якупов белән очрашу оештырылачак.