2012 елның 25 июнендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең пленум утырышы беренче тапкыр Болгар шәһәрендәге Ак мәчет резиденциясендә үткәрелде.
Республиканың мөхтәсибләре, казыйлары, дини укй йортлары җитәкчеләре, голәмәләр шурасы әгъзалары катнашында үтә торган пленум утырышы ярты елга бер мәртәбә оештырыла.
Утырышта төп доклад белән Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул узган яртыеллыкка берникадәр нәтиҗәләр чыгарды, шушы вакыт эчендә башкарылган эшләрне күздән кичерде. Шулай ук Илдус хәзрәт якынлашып килүче Рамазан аена кагылышлы булган сораулар һәм Ураза бәйрәменә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертте. Мөхтәсибләр район җирлегендәге мөселманнарны борчыган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр һәм үзара фикер алыштылар.