Бүген, 21 июньдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге Казан шәһәренең “Апрель” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче физик үсешләрендә тайпылыш булган балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештырды. Бәйрәм кысаларында бүлекнең җитәкчесе Гөлнара Садыйкова соңгы ике айда туган көннәре булган сабыйларны гомер бәйрәмнәре белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Көнозын сабыйлар капчыкта ярышу, канат тарту, чүлмәк вату кебек татар халкының милли уеннарында катнаштылар. Махсус аниматорлар оештырган күңелле уеннарда катнашып рәхәтләнеп ял иттеләр.
Сабантуй бәйрәме Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 100нче номерлы мәктәп территориясендә үтте. Бәйрәмне оештыруда Абдуллина Рәхилә Дамир кызы җитәкчелегендәге мәктәп коллективы аеруча зур булышлык күрсәтте.
Бәйрәмнең төп өлешеннән соң, барлык килгән кунакларны да пылау, төрле тәм-том һәм махсус әзерләнгән туган көн торты белән сыйладылар.