2012 елның 21 июнендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге Казан шәһәренең “Апрель” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче физик үсешләрендә тайпылыш булган балалар өчен Сабантуй бәйрәме оештыра. Сабантуй бәйрәме Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 100нче номерлы мәктәп территориясендә (Матюшин урамы, 57 йорт) үтәчәк. Сабыйлар өчен оештырыла торган әлеге чараның төп иганәчеләре – ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында эшләп килүче “Хәләл” стандартлары комитеты, “Таймас” суын җитештерүче компания, «Вкуснотеевъ» кондитер фабрикасы, шулай ук мәктәп дирекциясе һәм хезмәткәрләре дә зур ярдәм күрсәтәләр.
Сабантуйда милли уеннар, ярышлар, концерт тамашасы булыр дип көтелә. Бүлекнең җитәкчесе Гөлнара Садыйкова билгеләп үткәнчә, “Апрель”леләр өчен Сабантуй бәйрәме беренче тапкыр оештырыла, киләчәктә дә республикабыздагы мохтаҗ, ятим һәм авыру балалар игътибар үзәгендә булачак.