2012 елның 20 июнендә мөселманнар өчен изге саналучы өч айның берсе булган Шәгъбан ае башлана. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйткән: “Рәҗәб ул - Аллаһы Тәгаләнең ае, Шәгъбан – минем ай, Рамазан - өммәтемнең ае!”. Мөселманнар Шәгъбан аенда ураза тотарга, күп изгелекләр кылырга һәм догалар укырга тырышалар.
Шәгъбан аенда изге кичә бар – Бәраәт кичәсе. Бу айның 15 нче кичәсе – гөнаһлардан котылу, бәхет, төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган кич.