2012 елның 26 мартында Оренбург шәһәре Ленин районы судында мөселман авторларының 70кә якын хезмәте экстремист әдәбият буларак танылуы турындагы хәбәр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтен борчуга салды. Суд карары нөсхәсе июнь аенда Казанда уздырылган китап ярминкә-күргәзмәсендә катнашучыларга таратылган.
Безнең уйлавыбызча, аны кабул иткәндә дини оешмаларның экпертлары фикерләре исәпкә алынмаган. Карар объектив түгел, шулай ук ул Россиядә яшәүче мөселманнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауга, динара, милләтара тотрыклылыкны саклауга туры килми. Бу төр мәсьәләләрне чишүдә безнең илдә эксперт советлары бар, әмма бу очракта экспертиза үткәрелмәгән. Экспертиза үткәрелмәү карарны кабул итүнең дөрес түгеллегенә тагын бер дәлил булып тора.
Карар нөсхәсендә суд тарафыннан экстремист әдәбият буларак “танылган” китаплар, хезмәтләр исемлегеннән тыш, шикаять белдерергә мөмкинлеге турындагы сүзләр язылган. Әлеге карарны кабул иткән көннән, ягъни 2012 елның 26 мартыннан соң бер ай эчендә судка аны кире кагуны сорап мөрәҗәгать итәргә була. Шул ук вакытта “экстремист” хезмәт авторларының берсе дә суд утырышына чакырылмаган.
Россиядә яшәүче мөселманнарның дини гыйлемгә, шул исәптән дини мәгарифкә бик сакчыл каравы һәм игътибарлы булуы мәгълүм. Шул сәбәпле мөселман язучыларга һәм публицистларына карата мондый җавапсыз мөнәсәбәткә битарафлык саклап кала алмыйбыз.
Ленин районы суды гамәлен Россиягә хас толерантлык һәм дини иреклек принципларына каршы килә дип бәяләргә мөмкин. Әлеге процесста судья буларак катнашкан А.В.Нуждинның гамәлләре, шулай ук Оренбург Прокуратурасының дәлилләрсез эш итүе белән килешмәвебезне белдерәбез.