“Әниләр” мәчетендә 11 июньнән алып 30ына кадәр 8-15 яшьлек балалар өчен Коръән өйрәнү буенча махсус мөселман лагере үтәчәк. Оештыручылар әйтүенә караганда, лагерь үз эшчәнлеген иртәнге сәгать 9да башлый, дәресләр 4 сәгать дәвам итәчәк. Лагерь Изге Коръәнне укый белүче балаларга исәпләнгән.
Оештыручылар: Коръән хафизлар әзерләү үзәге, “Әниләр” мәчете.
Лагерьга балаларын йөртергә теләүчеләр түбәндәге телефон номерлары буенча языла ала: 8-919-681-77-91 яисә 277-93-78