Бүген, 31 майда ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз Диния нәзарәтендә Ислам үсеш банкы вәкилләре доктор Мөхәммәд Әхмәт Сәлимне һәм доктор Али Мостафа Әлзәвавины кабул итте.
Рәсми очрашу вакытында алга таба үзара хезмәттәшлек итү һәм уртак проектлар хакында сөйләшү булды. Шулай ук мөфти Илдус хәзрәт кунакларны Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды, Татарстанда мөселманнарның роле турында сөйләде.