27 майда Зәйнең үзәк мәчете каршындагы якшәмбе мәктәбендә укулар тәмамланды. Биредә егермеләп өлкән яшьтәге кеше дини белем алган. Уку елы тәмамлану уңаеннан табигать кочагында мөгаллимнәр һәм укучылар катнашында чара үткәрелгән. Анда имамнар Коръән укыган, вәгазьләр сөйләгән.
Зәй районы имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов хәбәр итүенә караганда, имамнар бу көннәрдә мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге мөселман лагерьларен уздырырга әзерләнү белән мәшгуль. “Җәйге мөселман лагерьларе район мәчетләре каршында оештырыла. Мәсәлән, Югары Шәпке авылында киң күңелле бер мөселман кызлар өчен лагерь оештыруны һәм матди чыгымнарны үз өстенә алды. Шулай ук Югары Луҗы авылында ел да лагерь үткәрелә. Биредә 12 көнлек лагерь 14 июньдә башлана. Башта ул кызлар өчен оештырыла, Рамазан алдыннан исә малайларны җыячакбыз”, - диде район мөхтәсибе.
Исегезгә төшерәбез, май ае башында Зәйнең 12 имамы РИУ каршындагы имамнарның белемен ныгыту үзәгендә оештырылган курсларны үткәннәр иде. Хәзер алар мәчетләрдә белем бирүне камилләштерү юлларын барлый.