26 майда Кама Тамагы үзәк мәчетендә район мөхтәсибәтенең чираттагы җыелышы үткәрелде. Җыелышта район имамнары һәм хәзрәтләре 10 июньдә “Болгар җыены”на баруга бәйле сорауларны тикшерделәр. Моннан тыш районның барлык зияратларын тәртиптә тотуга, чистартуга кагылышлы эшләрне оештыру турында сөйләштеләр.
Мөхтәсибәт утырышы һәр айның соңгы пәнҗешәмбе көнендә уздырыла.