ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз мәрхүмнең якыннарының, туганнарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша.
“Татар җәмәгатьчелеге янә зур югалту кичерә: 28 май көнне татар театры легендасы, халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, РСФСРның Станиславский исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Биктимеров Шәүкәт Хәсән улы арабыздан китте.
Шәүкәт Биктимеровның арабыздан китүе – татар театры өчен генә түгел, бөтен татар халкы, милләтебез өчен зур югалту. Шәүкәт ага татар халкының милли сәнгате үсешенә бәһасез өлеш керткән олуг шәхесләребезнең берсе иде. Һәрбарчабызның да күңеленә җор күңелле, ихлас, милләт өчен җан атып яшәүче шәхес буларак кереп калды, үзенең тыйнаклыгы һәм сабырлыгы белән күпләргә үрнәк була белде.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән, үз исемемнән мәрхүмнең якыннарының, туганнарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклашам.
Үзәкләшкән дини оешма – ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз”