25 майда Мәскәүдә “Ислам доктринасы радикализмга каршы” дип аталган халыкара дини тәгълимат конференциясе үткәрелде. Чарада Россия мөфтиләре һәм төрле мөселман илләреннән 20 дән артык танылган дин галиме катнашты. Татарстаннан конференциягә ТР МДНнең аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин барды.
Әлеге чараны “Әл-вәсәтыя” халыкара үзәге (Кувейт), Россиянең “Әл-вәсәтыя - Уртаклык” фәнни-белем бирү үзәге һәм Ислам галимнәре халыкара берлеге оештырды. Конференция радикализмга һәм экстремизмга каршы дини фетфәләр кабул итү, дини тәгълиматларны барлау максатыннан үткәрелде.