9 мартта Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов Истанбул мөфтие Рәхми Яран белән очрашты. Мөфтиләр мөселман мәгарифе һәм нәшрият проектларын тормышка ашыру өлкәсендә уртак хезмәттәшлек турында килештеләр. Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Истанбул мөфтиен Идел болгарлары тарафыннан ислам дине кабул ителүгә багышланган чараларда катнашырга чакырды.