18 майда Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итүче федераль хезмәтнең ТРдагы идарәсе каршындагы иҗтимагый советы утырышы үткәрелде. Утырышта Татарстанда наркоманияне кисәтүгә багышланган сөйләшү булды. Шулай ук наркоманнарны тернәкләндерү үзәкләрен ачу турында фикерләр яңгыраш тапты.
Әлеге чарада төрле конфессия вәкилләре катнашты. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән мөфтинең экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Равил Әнвәр улы Шәкүров катнашты.