2012 елның 20 маенда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге Мөселман яшьләре берлеге белән Музей көненә багышланган КВЕСТ үткәрә. Чарада республиканың дини һәм дөньяви уку йортларыннан җыелма командалар катнашачак. Әлеге КВЕСТ кысаларында төрле конкурслар, уеннар һәм флешмоб үткәреләчәк. КВЕСТта катнашырга теләкләре булган һәркем дә команда җыеп, аның турында мәгълүматны mekka.2009@mail.ru адресы буенча җибәрә ала.
Квест – шәһәр урамнарында һәм аннан читтә үткәрелә торган интеллектуаль-экстремаль уен төрләре.