2012 елның 12 маенда Ютазы районында Бөгелмә, Лениногорск һәм Ютазы районы мөселманнары арасында волейбол буенча төбәкара ярышлар үтте. Ярышларның оештыручысы һәм генераль иганәчесе – Марат хәзрәт Мәрданшин җитәкчелегендәге көньяк-көнчыгыш регионы казыяте. Беренче урынны – Ютазы районы командасы, икенче урынны – Лениногорск шәһәре, өченче урынны Урыссу шәһәр тибындагы поселыгы командалары алды. Барлык катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр, медаль һәм мактау көгазьләре тапшырылды.