10 майда Апанай мәчетендә Казан шәһәренең иң өлкән муллаларының берсе булган Ризван хәзрәт Гаязов белән очрашу үтте. Ризван хәзрәт әле совет чорында ук Мәрҗани мәчетендә мәзин булып хезмәт итә, берникадәр вакыт рәсми имам-хатыйб вазифаларына да тәгаенләнә, әмма атеистик органнар кысуы нәтиҗәсендә рәсми даирәдә рухани буларак эшли алмый - күп еллар дәвамында нәрәсми мәхәлләдә имамчылыкны алып бара - ул нелегаль мәхәллә беренче "горки"лар бистәсендә хәрәкәт итә. Дәһриләр режимы җимерелгәч Ризван хәзрәт шушы ук бистәдә рәсми мәхәллә теркәтеп мәчет бинасын төзүгә керешә. Ошбу тырышлык нәтиҗәсендә Казан шәһәрендә "Ризван" мәчете калкып чыга. Ризван хәзрәт истәлекләре белән уртаклашты, киләчәк буын вәкилләренә үзенең дога-теләкләрен ирештерде. Ризван хәзрәт сәламәтлеге нык какшавына карамастан дини тормышта катнашырга тырыша, мәсәлән, 2 декабрьда ул Апанай мәчетенең тантаналы ачылышында катнашты. Ветеран белән шушы май көннәрендә самими аралашу бик җылы атмосферада үтте, очраәу хәзрәтнең Коръән сүрәләрен укуы һәм дога-теләкләр әйтүе белән тәмамланды.
www.musulman.su