Мусин Данияр Айрат улы 2006 елның 14 июлендә Арча районының Штерә авылында алты айлык булып туган, хәзерге вакытта Чүриле авылында яши. Алты яшьлек малай тумыштан балалар церебраль параличы, спастик тетрапарез белән авырый.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” Хәйрия Фондына Даниярның әнисе Сиринә Мусина ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Даниярга июнь-октябрь айларында махсус курслар үтәргә, сентябрь аенда Чиләбе өлкәсендә урнашкан “Сокура” медицина үзәгендә дәвалану алырга, балалар церебраль параличы белән авыручы балалар өчен махсус велосипед (25 мең сум) һәм вертикализаторны (30 мең сум) булдырыр өчен шактый гына күләмдә акча кирәк.
Вертикализатор – кешеләрнең ярдәменнән башка балага мөстәкыйль рәвештә вертикаль халәтен тәэмин итә ала торган махсус җайланма.
Сабыйның гомеренә битараф калмасагыз, “Зәкәт” Хәйрия Фондына мөрәҗәгать итә аласыз.
Акчалата ярдәм күрсәтергә теләүчеләр өчен “Зәкәт” Хәйрия Фондының реквизитлары :
Расчетные счета:
ИНН/КПП 1655068682 / 165501001
ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012
Р/с: 40703810400020000071
в ОАО «Ак Барс банк» г.Казань, ул. Декабристов, д.1
К/с: 30101810000000000805
БИК: 049205805
Назначение платежа: благотворительная помощь Данияру (указать обязательно)
Адрес: 420111, ТР, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 йорт.
Тел: (843)236-4-632; 264-60-08
e-mail: fondzakyat@yandex.ru
сайт: www.закят.рф