2012 елның 3 маенда Әгерҗе районы үзәк мәчетендә мөхтәсибәт каршында эшләп килүче мәдрәсә шәкертләренең чыгарылыш кичәсе булды. Әлеге тантаналы чарада район башлыгы Фәрит Габбасов, Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Ранил хәзрәт Якупов, мәдрәсә мөгаллимнәре дә катнашты.
Имам-мөхтәсиб Ранил хәзрәт Якупов билгеләп үткәнчә, мәдрәсәдә бүгенге көндә 170 шәкерт башлангыч дини гыйлем ала икән. Чыгарылыш шәкертләре – мәдрәсәнең беренче карлыгачларының саны 52гә җиткән. Шулай ук укытуның саны да, сыйфаты да күзгә күренеп үсүен, ассызыклап үтте ул.