Шушы көннәрдә Казан ислам көллиятенең директор урынбасары Нияз хәзрәт Сабировның “Милләт” нәшриятында “Чакыру” дип исемләнгән вәгазьләр китабы дөнья күрде. Әлеге китапка кергән вәгазьләр Үзәкләшкән дини оешма – ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасы тарафыннан тикшерелгән һәм хупланган. Китапка авторның “Мәрҗани” мәчетендә сөйләнгән вәгазьләре тупланып бирелгән.
“Чакыру” китабына кереш сүзне Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батров язган: “Саф әдәби телдә язылган, җиңел аңлаешлы, авторның Аллаһ кушканнарны берсүзсез үтәүче кеше булуына ишарәли... Бүгенге яшьләребезгә дә, дингә тартылучы өлкәннәребезгә дә бик кирәк җыентык”, дип ассызыклый ул кереш сүзендә.