Бүген 2 майда Кайбыч районы мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы булып үтте, шулай ук җирле хакимият һәм матбугат вәкилләре дә очрашты. Үткәрелгән чарада 5-6 май көннәрендә зияратларда чистарту өмәләре үткәрү буенча фикер алыштылар. Шулай ук 9 май – Җиңү көне якынлашу уңаеннан имамнарны котладылар, хакимият тарафыннан бәйрәм өстәле әзерләнде. Лаеклы ялда булган имамнарга һәм БВС ветеран-имамнарына бүләкләр тапшырылды.