2012 елның 27 апрелендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды, “Болгар” радиосы белән берлектә, хәйрия тематикасына багышланган радио-марафон үткәрде. Радио-марафонда “Казан нуры” мәчетеннән Алмаз хәзрәт Мөхлисов, Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмид хәзрәт Зиннәтуллин, нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова, “Зәкәт” хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Ясәвиев һ.б. дин әһелләре катнашты. Әлеге чараның төп максаты – бүгенге көндә хәйрия акцияләренә халыкны җәлеп итү, игелекле гамәл кылырга чакыру. Радио-марафон иртәнге 8.00дән алып 20.00гә кадәр дәвам итте, чара дәвамында халык белән турыдан-туры элемтәгә кереп, күпләгән сорауларга җавап табылды. “Зәкәт” Хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Ясәвиев билгеләп үткәнчә, радио-марафонга нәтиҗәләр бер айдан соң ясалачак.