Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кисәк гомере өзелгән язучы, җәмәгать эшлеклесе Туфан ага Миңнуллинның якыннарының, туганнарының кайгысын уртаклаша.
Җәмәгать эшлеклесе, танылган язучы Туфан Миңнуллин татар халкы өчен җан атып яшәгән һәм милләткә күп эшләр башкарган олуг шәхес иде. Туфан ага рухи, дини-әхлакый кыйммәтләрне пропагандалаган классик әсәрләрдән торган бай мирас калдырды. Ул әдәби әсәрләре аша әдәп, иман ныклыгы, кешелеклелек кебек күркәм сыйфатларны тәрбияләргә омтылды. Туфан ага дини вәзгыятькә дә битараф түгел иде. Соңгы елларда төрле сәхнәләрдә аның “Мулла” әсәре куелды. Әлеге пьеса дин әһелләре тормышына, проблемаларына һәм динебезне саклауга аерым игътибар юнәлтте.
Киң кырлы иҗаты белән татар әдәбиятына зур өлеш керткән, иҗтимагый, мәдәни, милли проблемаларны хәл итүдә ару-талуны белми эшләгән аксакал язучыбызның арабыздан китүе татар халкы өчен зур югалту.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республика мөселманнары исеменнән мәрхүмнең якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.