Традициягә әйләнгән һәм төрле төбәкләрдә яшәүче яшьләр көтеп ала торган Мөселман яшьләр фестивале быел 25 июньнән 1 июльгә кадәр “Идел” лагеренда уздырыла. Анда төрле төбәкләрдән җыелган 200 дән артык яшь мөселман катнашуы көтелә. Шуларның 160е - Татарстаннан, 80е - төрле төбәкләрдән.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге “Идел” үзәге белән берлектә фестивальгә мөселман яшьләрен җыю белән шөгыльләнәчәк. Чарага имамнар һәм Казанның дини уку йортлары мөгаллимнәрен чакыру көтелә.