2012 елның 26 апрелендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге, мөселман яшьләре берлеге әгъзалары, Югары Ослан районы мөхтәсибәте һәм җирле мәктәп укучылары белән берлектә, Югары Ослан районындагы «Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» территориясендәге чистарту өмәсендә катнаштылар. Интернат яны бакчасында казу һәм территориядә чистарту эшләре башкарылды.
Билгеле булганча, февраль аенда Югары Осландагы “Картлар һәм инвалидлар йорты”на ярдәм күрсәтү йөзеннән, “Европа+” радиосы белән берлектә, “Йөрәктән йөрәккә” хәйрия акциясе үткәрелгән иде. Әлеге акция барышында картлар һәм инвалидларга күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Садыйковага «Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты»ның җитәкчеләре исеменнән рәхмәт хаты тапшырдылар.