22 апрель көнне Актанышның Җәмигъ мәчетендә Әлифба бәйрәме үткәрелде. 3 ел дәвамында барысы 34 мөслимә остазлары Зөһрә Закирова һәм Рәйсәлә Шәвәлиевадан гыйлем алган. Мөслимәләргә уңышлар һәм белем алуларын Казаның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дәвам итүләрен теләп, шәһадәтнамәләр тапшырдылар.
Бәйрәмдә мөселманнарның киенү әдәбе, күркәм исемнәр кушу, тәсбих тарту һәм аның мәгънәсе кебек темаларга алдан әзерләнеп килгән укучыларның чыгышлары тыңланды. Җәйгә эшләнәсе эшләр хакында да киңәшләшеп алдылар. Һәр атнада җыелып Коръән уку, Актаныш районы мәчетләре ишегалларына чәчәкләр утырту, июнь аенда мөслимәләр Сабантуе үткәрү, изге Болгарга сәфәр кылу турында сөйләштеләр.
Мәчеттә гыйлем алучыларның барысына да райондашлары Р.Кустова, Х.Фәрдиева, М.Арслановалар ярдәме белән алынган “Коръән тәфсире” бүләк итеп тапшырылды.