Мөселман яшьләре берлеге ТҖ МДНнең "Алтын урта” клубы әһелләре белән берлектә 23 – 29 апрель көннәрендә Казанның "Мәрҗани” мәчетендә "Бөркет” яшүсмерләре өчен түләүсез курслар башлап җибәрде.
<Әлеге курслар яшүсмерләргә ничек итеп яхшы ир, уңышлы эшкуар һәм зирәк акыллы, спорт яратучы мөселман булырга ярдәм итәчәк. Дәресләр программасына үтемле вәгазьләр, кызыклы тренинглар, төрле лекцияләр һәм спорт чаралары кертелгән.
Белешмәләр өчен телефоннар: 89872121179