2012 елның 21 апрелендә Баулы шәһәренең “Шигаби” сәүдә үзәге бинасында уку елы ахыры якынлашу уңаеннан мәҗлес оештырылды. Үткәрелгән чарада Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Баулы районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин, “Өмет” мәчете имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, мөгаллимнәр һәм аларның шәкертләре катнашты. Мәҗлес барышында вәгазьләр сөйләнелде, Изге Коръән укылды. Имам-мөхтәсиб Исмәгыйль хәзрәт Биккинин мөселманнарның изге гамәлләрне башлап йөрүләре, Коръәнгә якынаюлары куандырганны билгеләп үтте.
Мөселманнар мәҗлестә Марат хәзрәт Мәрданшинның катнашуына икеләтә сөенде. Марат хәзрәт мөслимәләрнең“Фәнис” мәдрәсәсе эшчәнлеге һәм уку барышы турында, шәригать кануннары буенча күпләгән сорауларына җавап бирде.
“Шигаби” сәүдә үзәгенең директоры Шиһапов Сәхәбетдин үзе дә “Өмет” мәчетенә даими йөри,хаҗ сәфәренә бару бәхетенә дәирешкән. Башта аның сәүдә үзәгендә намаз уку өчен махсус урын билгеләнгән.
Кәүсәрия абыстай теләктәшлеге белән исә Баулыда инде өченче ел рәттән Изге Коръән һәм намазга өйрәнү буенча дәресләр эшләп килә.