21 апрельдә Бөгелмә районының Горгаз спортзалында мөселманнар арасында өстәл теннисы буенча турнир үтте. Үткәрелгән ярышларда Сарман, Лениногорск, шулай ук 4 шәһәр командасы катнашты.
Турнирны Лениногорск шәһәренең имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин Коръән укып ачып җибәрде. Соңыннан Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм турнирның баш хөкемдары Марат Әхмәтшин сәламләү сүзен җиткерде.
Барлык командалар да турнирга зур әзерлек белән килгәннәр иде. Шактый гына вакыт көч сынашканнан соң, Бөгелмә командасына беренче урын бирелде, Сарман командасы икенче урынга лаек булды. Лениногорск шәһәре командасы өченче урынны алды. Турнирда актив катнашулары өчен калган командаларга дипломнар тапшырылды.