20 апрельдә «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә туган көн бәйрәме үткәрелде, әлеге социаль оешма ачылуга 11 ел тулды. 2001 елда эшли башлаган үзәктә физик үсешләрендә тайпылыш булган балаларга медицина-социаль ярдәме күрсәтелә.
Туган көн бәйрәменә "Апрель"гә даими ярдәм кулы сузган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә чакырылган иде. Нәзарәтнең ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлеге мөдире Гөлнара Садыйкова үзәк хезмәткәрләрен, бирегә йөрүче балаларны, аларның ата-аналарын бәйрәм белән котлады. Нәзарәт исеменнән бүләкләр-уенчыклар бүләк итте. Тернәкләндерү үзәгенә йөрүче бер балага физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен эшләнгән махсус кресло тапшырды.
Нәзарәтнең ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлеге һәр ике ай саен үзәктә балаларның туган көн бәйрәмен уздыра. Бу юлы күркәм гадәткә әйләнгән әлеге чара үзәкнең туган көне буларак та үтте.