2012 елның 18 апрелендә Болгар коплексындагы мәчеткә алтын айлар урнаштырылды.
Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешмасының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Спасс муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнев, Спасс районы һәм Болгар шәһәре имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров һәм район дин әһелләре катнашты.
Әлеге чара зур әһәмияткә ия булган тарихи вакыйга, борынгы Болгарның рухи яңарышына – янә бер адым.
Манарага куела торган айлар Казан шәһәренең “Арт Групп” ҖЧҖ предприятиесендә ясалган. Символларны манарага кую эшен Казанның “Гриф” ҖЧҖ сәнәгать альпинистлары башкарган. Мондый биеклеккә айны урнаштыру шактый кыенга туры килә, күп кенә факторларны, шул исәптән һава торышын да исәпкә алырга кирәк. Шулай ук мөселман кануннары буенча манарага куела торган ай Мәккәгә, ягъни Әл Хәрәм мәчетенә карап торырга тиешлеге дә исәпкә алына.
Айны манарага урнаштырыр алдыннан, районның дин әһелләре Коръән сүрәләре һәм намаз укыган. Спасс районыннан хәбәр итүләренә караганда, айны күтәрү Аллаһыга мактау-тәгъбирләр әйтеп башкарылган.