18 апрельдә сәгать 10.00дә, 2012 ел республикада Коръән елы дип игълан ителү уңаеннан, Яшел Үзән шәһәре мәдрәсә бинасында (Ленин урамы, 22а йорт) Коръән бәйгесе үтәчәк. Әлеге чара мәктәпкә кадәр һәм мәктәп яшендәгеләр арасында, ягъни 3 яшьтән алып 16 яшькә чаклы балаларны үзенә җыячак, бәйге барышында балалар исә төрле номинацияләрдә белемнәрен күрсәтәчәкләр.
Үткәреләсе чарада 70тән артык бала катнашыр дип көтелә. Район имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин билгеләп үткәнчә, бәйге шәһәр хакимияте белән берлектә үткәрелә. Коръән бәйгесен оештыруда район эшмәкәрләре, аерым иганәчеләрнең дә ярдәме тигән. Бәйрәмнән соң, балалар һәм әти-әниләр өчен мәҗлес булачак.