16 апрельдә РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең спорт чараларын оештыручы Мифтахов Рафаэль Ахунҗан улын, физик тәрбия һәм спорт үсешендәге күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, “Физик тәрбия һәм спорт отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләде. Рафаэль Ахунҗан улы мөселман яшьләре арасында физик тәрбия һәм спортны популярлаштыруда зур эшчәнлек алып бара, һәрдаим мөселманнарның сәламәт яшәү рәвешен кайгыртып килә, төрле спорт төрләре буенча җыелма командалар төзи. Даими рәвештә мөселман уку йортларында һәм мәчетләрдә массакүләм спорт чараларын, сәламәт яшәү рәвеше, тормыш иминлеге турында лекцияләр әңгәмәләр оештыра. Чаңгы, волейбол, баскетбол ярышларында һәм татар-башкорт көрәшләрендә призлы урыннар яулап килүче Рафаэль хәзрәтнең шәкертләре дә сынатмый. Алар төрле спорт төрләре буенча оештырылган шәһәр, республика һәм Рәсәйкүләм ярышларның даими җиңүчеләре.
Мифтахов Рафаэль Ахунҗан улы “Физик тәрбия һәм спорт отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде
17 апрель 2012 ел 10:14
Соңгы яңалыклар

Нәзарәтнең Аксакаллар шурасы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына бурычлар билгеләде
01 февраль 2023 ел 17:21
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы