Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Җәзаларны үтәү федераль хезмәте белән бәйләнешне координацияләү бүлеге хезмәткәрләре республика төрмәләрендә актив эшчәнлек алып баруны дәвам итәләр. Даими рәвештә Казанның 2, 19, 18нче төзәтү һәм 3нче тәрбия колонияләрендә хөкем ителүчеләргә гакыйдә, гыйбадәт һәм әдәп-әхлак дәресләре үткәрелеп килә. Шулай ук бүлек хезмәткәрләре төзәтү колониясе администрациясе белән очрашулар үткәреп, мәчетләргә килү вакыты, хәләл тукландыру һәм башка көнкүреш мәсьәләләр буенча фикер алышалар. Белгечләр төрле социаль чараларда катнашаалар, 2нче төзәтү колониясендәге хөкем ителүчеләр хастаханәсенә бардылар. Апрель ахырында Әлмәт (ТК-8), Түбән Кама (ТК-4 һәм ДТУ-1), Менделеевск (ТК-10), Питрәч (ТК-3) шәһәрләрендә урнашкан төзәтү колонияләренә бару ниятләнелә.
ҖҮФХ белән бәйләнешне координацияләү бүлеге төзәтү колонияләрендә актив эш алып баруын дәвам итә
16 апрель 2012 ел 12:33

Соңгы яңалыклар
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы