Чүпрәле муниципаль районы мөхтәсибәтендә балалар өчен Коръән бәйгесе үтте. Район күләмендә беренче мәртәбә үткәрелгән әлеге бәйгедә 8 яшьтән алып – 17 яшькә чаклы 30 бала катнашкан. Мөселманча киенгән кызлар-егетләр төрле номинацияләрдә – азан әйтү, Коръәнне яттан уку, карап уку, намаз буенча ярышканнар.
– Мондый бәйге Буа, Апас, Тәтеш, Кайбыч, Кама Тамагы районнарында да булып, үсеп килүче яшь буынның динебезне өйрәнүен күрсәтте. Без компьютер техникасының алга киткән чорында яшибез. Бу бик җайлы. Әмма аннан кирәкле мәгълүматларны ала белергә кирәк. Бүген яшьләребезнең белеме жюри әгъзаларын бик куандырды. Тырышлык бушка китмәгән. Бүгенге бәйгенең максаты, яшьләрне узара аралаштыруда. Бер-берегез белән хатлар язышыгыз, хәбәрләшегез, - диде төбәк казые, район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.
Бәйгедә иң зур балл җыйган Зур Чынлыдан Фаил Баһаветдинов, Иске Кәкерледән Регина Измагыйлова кесә телефоны белән бүләкләнделәр. Ә иң кадерле бүләк, бу көнне балалар күңелендә урын алган ”Коръән нуры” булгандыр.