14 апрельдә Яр Чаллы шәһәренең “Витязь” споркомплексында мөселман яшьләре арасында татар милли көрәше буенча рәсәйкүләм турнир үтәчәк. Әлеге турнир Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең кубогына инде дүртенче ел рәттән үткәрелә. Турнирның нигезнамәсе буенча турнирда намазлы егетләр генә катнаша ала, шуңа теркәлүгә кадәр намаз уку буенча тест үтәләр. Көрәш 6 авырлык категроияләре буенча үтә. Җиңүчеләр арасында жирәбә салу үткәрелә, бәхетлегә турнирның иң кыйммәтле бүләге – Хаҗга юллама тапшырыла. Калган батырларны акчалата призлар һәм дипломнар белән бүләклиячәкләр.
Үткән турнирда Республиканың 16 районыннан көрәшчеләр катнашкан, шул исәптән Башкортстан республикасы вәкилләре дә булган. Араларында әле яңа гына көрәш белән шөгыльләнүчеләр дә, спорт осталары да бар иде.
Бу елда үтәчәк әлеге турнирга ислам уку йортларында укучы шәкертләр, республиканың барлык районнарыннан мөселман яшьләре, шулай ук күрше республика һәм өлкәләрдән яшь көрәшчеләр чакырылган.