2012 елның 11 апрелендә ТР Министрлар кабинетында Хокук бозу очракларына каршы профилактика чаралары үткәрү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясенең утырышы үтте. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе Р.Ф.Моратов утырышның рәисе булды. Шулай ук үткәрелгән чарада ТР Мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Хокук бозу очракларына каршы профилактика чаралары үткәрү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе вәкилләре, Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий, ТР Президентының дини берләшмәләр белән идарә итү башлыгы М.И. Гатин һ.б.лар катнашты. Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралып үтте:
1. Татарстан Республикасы предприятиеләрендә алкаголь эчемлекләрен куллануга каршы төрле профилактик чаралар үткәрү.
2. Экстремистик һәм милли идеология таралуга каршы – шул ук вакытта хөкем ителүчеләр, иректән мәхрүм булган җирләрдә булучылар арасында – тиешле чаралар күрү, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында, интернет-ресурсларда экстремизм эшчәнлеген ачыклау максатыннан мониторинг һәм бәяләү эшчәнлеген оештыру.
3. ТР Хөкүмәт комиссиясенең хокук бозу очракларына профилактика ясау эшчәнлегенең 2012 елга планын раслау.