Март ахырында Диния нәзарәтендә ТР МДН һәм Хәләл индустриясенең милли ассоциациясе арасындагы аңлашу турында меморандумга кул куелды. Диния нәзарәте рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов һәм Хәләл индустриясенең милли ассоциациясенең башкарма директоры Рәфыйк Вәлиуллин тарафыннан расланган әлеге документ Хәләл индустрия үсешенә бәйле хезмәттәшлекнең юнәлешләрен билгели һәм әлеге оешмалар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга хезмәт итә.
Хәләл индустриясенең милли ассоциациясе – коммерцияле булмаган партнерлык, аның төп максаты булып Россиядәге заманча эшмәкәрлекнең мөһим өлкәсе буларак Хәләл индустриянең үсешен һәм таралуын тәэмин итү тора.
Күрсәтелгән мәсьәләләр чишелешенең бер юнәлешен – ассоциация дәүләт, иҗтимагый, халыкара хөкүмәт һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалар белән хезмәттәшлектә күрә. Мөселман берләшмәләре белән хезмәттәшлеккә дә зур игътибар бирелә. Шуңа да ассоциация әлеге меморандумны башка регион мөселманнарының Диния нәзарәтләре белән берлектә дә булдыру тәкъдиме белән чыкты.