2012 елның 11 апрелендә ҮДО – ТР МДН рәисе, Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов “Болгар” мәчете каршындагы “Фарук” мәдрәсәсе мөгаллимнәре белән очрашты. Билгеле булганча, башлангыч дини гыйлем бирүче әлеге мәдрәсә 1998 елдан бирле эшләп килә. Биредә 15кә якын мөгаллим эшли һәм 150дән артык шәкерт гыйлем ала. Илдус хәзрәт үзе дә уку йортының мөгаллимнәр составына керә. Очрашу барышында катнашучылар үтеп бара торган уку елына берникадәр нәтиҗәләр ясадылар һәм борчыган сорауларын Мөфти белән уртага салып фикер алыштылар. Илдус хәзрәт Фәйзов барлык мөгалимнәргә дә әлеге авыр вә җаваплы эшне башкарулары өчен рәхмәтен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
ТР Мөфтие “Болгар” мәчете мөгаллимнәре белән очрашты
12 апрель 2012 ел 18:55
Соңгы яңалыклар

ТР Президенты киңәшчесе Ф.С.Сибагатуллин вафаты сәбәпле Татарстан мөфтие кайгы уртаклаша
24 июнь 2022 ел 09:17

«1100 еллык форумы»нда көнүзәк социаль проектлар белән 100-гә якын мөселман катнаша
24 июнь 2022 ел 09:07
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы