2012 елның 10 апрелендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Мөфтинең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов Индонезия Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе господин Джаухари Оратмангуна белән очрашты.
Очрашуда Индонезия ягыннан Индонезия Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе господин Джаухари Оратмангуна, Илчелекнең беренче сәркатибе Лейлал Юниарти, Илчелекнең өченче сәркатибе Юри Алвис катнаштылар.
Индонезия делегациясе вәкилләре белән очрашу барышында республикалар арасында тәҗрибә белән уртаклашу турында фикер алыштылар, шулай Татарстан студентларын Индонезия республикасында укыту мөмкинлеге дә каралып үтте.