2012 елның 12 апрелендә сәгать 9.00дә Арча Җәмигъ мәчетендә мөхтәсибәтнең чираттагы җыелышы узачак. Әлеге чарада администрация вәкилләре, мәчет каршында дини курсларны җитәкләүче мөгаллимнәр һәм имамнар катнашыр дип көтелә.
Җыелышның төп максаты – уку елы тәмамлану уңаеннан еллык нәтиҗәләр чыгару, мәхәлләләрне теркәү һәм кабаттан барлау, мәчет һәм зыярат яннарында чистарту өмәләре оештыруны башлап җибәрү һ.б.лар буенча фикер алышу.