Балтач районы мөхтәсибәте елның һәр аен яңа чаралар белән каршы ала. Апрель ае да әле башлануга гына карамастан, инде күп кенә файдалы чаралар да үткәрергә өлгергәннәр. 1 апрельдә район балалары өчен намаз уку бәйгесе узган. Малайлар – Карадуган авылы мәчетендә, кызлар исә Шубан авылы мәчетендә үзләренең гыйлемнәрен күрсәткәннәр. Әлеге бәйгедә барлыгы 100дән артык бала катнашкан.
2 апрельдә Балтач районының Чипья авылының тернәкләндерү үзәгендә район абыстайлары һәм хатын-кызлары, дин укытучылары өчен ике атналык тернәкләндерү, ял итү һәм гыйлем алу чаралары башланып киткән.
5 апрельдә Балтач Үзәк мәчетендә чираттагы район имамнары җыелышы үткән. Үткәрелгән җыелышта вәгазьләр сөйләнгән, борчыган сораулар буенча фикер алышканнар һәм имамнарның эшчәнлеге белән танышканнар.