2012 елның 9 апрелендә “Гали” мәчетендә ТР МДНнең Баулы мөхтәсибәтенең чираттагы утырышы үтте. Район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин март аенда үткәрелгән чараларга күзәтү ясады, имамнарны Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзовның Боерыклары белән таныштырды. Шулай ук апрель аена планнар белән таныштырылды, мәчет территорияләрендә үткәреләчәк чистарту эшләре турында фикер алыштылар.
Болгар тыюлыгына кагылышлы мәсьәләләр дә читтә калмады. Баулы имамнары “Хранительница” һәйкәлен Болгар территориясенә куюга шулай ук каршы булуларын җиткерделәр.