2012 елның 9 апрелендә Диния нәзарәте бинасында ТР МДНнең Казыйлар шурасы утырышы үтте. Утырышта Кама буе регионы казыятенең эшчәнлегенә күзәтү ясалды. Әлеге регионга, билгеле булганча, Түбән Кама, Тукай, Алабуга районнары һәм Яр Чаллы шәһәре керә. Шулай ук утырыш барышында әлеге район мөхтәсибәтләренең эшчәнлеге буенча фикер алышу булды һәм алга таба үсеш юллары каралып үтте.