2012 елның 8 апрелендә ҮДО – ТР МДН мөселман яшьләре арасында гер күтәрү буенча шәһәр ярышлары үткәрде. Әлеге чарада “Мәрҗани”, “Солтан”, “Хузейфа”, “Борнай”, “Ал”, “Әниләр”, “Шамил”, “Өметлеләр”, “Гадел”, “Фәрхәд”, “Рамазан” мәчетләре, “Мөхәммәдия” һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре катнашты. 1 урынны “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең III курс шәкерте Юмакулов Әнвәр алды, 2 урын – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең III курс шәкерте Сираҗев Рәмискә, 3 урын “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең I курс шәкерте Әдилов Юныска бирелде. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.