2012 елның 7 апрелендә Үзәкләшкән дини оешма – ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Алексеевск районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул район башлыгы Козонков Владимир Константинович белән очрашты.
Очрашу барышында райондагы дин торышы, мөселман өммәтенә кагылышлы сораулар турында фикер алыштылар. Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов Алексеевск районының барлык имамнары һәм абыстайлары белән очрашып, аларга вәгазьләр сөйләде һәм күпләгән сорауларына җавап бирде.