Әлмәт шәһәре мәчетенә йөрүчеләр Әлмәт муниципаль районы имам-мөхтәсибе Рафикъ хәзрәт Миңнәхмәтов җитәкчелегендә Анжела Вавилова исемендәге Фондка акчалата хәйрия ярдәме күчерде.
Исегезгә төшерәбез: Вавиловлар гаиләсендәге Анжела исемле кызга 2 яшь тә 10 айлык чакта табиблар “острый лимфобластный лейкоз” дигән диагноз куя. Шул вакыттан Анжеланың әти-әнисе үз баласының тормышы өчен көрәшә башлый. Әмма 2003 елның 6 февралендә кыз вафат була. Онкологик авыру балаларның һәм аларның әти-әниләренең барлык хәсрәтләрен аңлаган хәлдә, бала борчуын баштан кичергән Вавиловлар гаиләсе шул ук көнне акканлылык (лейкемия) белән интегүче балалар өчен ярдәм фонды төзергә һәм аны үзләренең кызлары исеме белән атарга карар кыла. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән кызларын дәвалау өчен Анжеланың әти-әнисе җыярга өлгергән барлык акчалар да Фондның Устав капиталы нигезенә салына.
Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз узган елның ноябрендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Казан Епархиясе һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы арасындагы хезмәттәшлек турындагы өч яклы килешүне имзалау мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү өчен Фонд рәисе Владимир Владимирович Вавилов һәм ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Зәки улы Фәррахов белән очрашкан иде. Бүгенге көндә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казандагы 4 нче балалар терапевтия санаториясе базасында ачылган хосписның күзәтчелек советына керә һәм әлеге Фондка ярдәм күрсәтүен дәвам иттерә.