31 мартта Әлмәт шәһәренең “Зур Казан” сәүдә-ял үзәгендә, Коръән елы кысаларында, өлкән яшьтәгеләр – ун шәһәр мәчете мәхәллә халкы – арасында Коръән уку бәйгесе узды. Үткәрелгән чарада 50дән артык кеше катнашты. Әлеге бәйгене Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте уздырды. Коръән уку бәйгесе өлкән яшьтәгеләр арасында беренче тапкыр уздырыла. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Рәфыйк хәзрәт Миннәхмәтов үзенең сәламләү сүзендә Коръән укуның һәм ятлауның әһәмиятлелеген искәртеп үтте. Катнашучылар Коръән сүрләрен тәҗвид кагыйдәләре буенча яттан укырга тиешләр иде. Шулай ук конкурсантларның тышкы яклары да исәпкә алынды. Жюри составын шәһәр мәчетләренең имам-хатыйблары билгеләде.
Бәйгенең җиңүчеләре дип түбәндәгеләр табылды:
1 урын – Шириязданов Шәүкәт
2 урын – Хәмидуллин Рәхимҗан
3 урын – Мирсәгыйтов Наил
Җиңүчеләргә – дипломнар һәм Изге Коръән, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.